Әлеге документка ярашлы, авылдагы гүзәл затлар атнасына 36 сәгатькә кадәр эшләргә мөмкин. Шул ук вакытта, аларның хезмәт хакы шул ук күләмдә калырга тиеш.
Бүген 38 миллион кеше авыл җирендә яши. Шуның 20,3 миллионы - кызлар һәм хатын-кызлар. Әлеге документ хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урынын күтәрү, гаилә һәм балалыкны саклау максатыннан кабул ителде.