Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
4 июль 2019, 16:24

Хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеге үзгәрәчәк

Нәфис гүзәл затларга хәзер нинди белгечлекләрне "йөгәнләргә" рөхсәт ителә соң?

Тиешле карар гамәлгә кергәннән соң хатын-кызлар электропоезд машинисты, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь, парашютчы, флотның барлык төр корабларының команда әгъзасы һ.б. һөнәрләр буенча эшли алачак.
Әмма тыелган исемлектә, элеккечә үк, химик җитештерү һәм тау эшләре өлкәсе кала. Хатын-кызлар бу юнәлешләрдә җитәкче вазыйфаларны биләп торырга, яки медицина белгече булырга гына хокуклы, чөнки бу авыр физик хезмәтне күздә тота. Шулай ук, хатын-кызлар авиацион механиклар һәм авиадвигательләрне ремонтлау буенча слесарьлар булып эшли алмый, янгыннарны сүндерә һәм водолаз эшләре башкара алмый.
Читайте нас: