Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 июль 2019, 11:13

Кортлары үлгән умартачыларга компенсация тиешме?

Басуларны химик эшкәртүдән зыян күргән һәм кортлары үлгән умартачылар судка мөрәҗәгать итә ала.

Бишбүләк, Иглин, Ярмәкәй, Уфа, Стәрлетамак, Илеш, Миякә районнарында басуларны пестицидлар белән эшкәртү нәтиҗәсендә кортлар үлде.
Законга ярашлы, фермерлар һәм башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре пестицидлар белән эшкәртә башлаганчы умарталары басулардан биш чакрым радиуста урнашкан умартачыларны бу хакта биш көн алдан кисәтергә, ә соңгылары чара күрергә тиеш.
Быел умартачылар хәбәр алмаган дигән мәгълүмат бар.
Хәзер алар, үлгән кортларын җыеп, "Россельхознадзор" лабораториясенә тикшерүгә алып барырга тиеш. Кортлары химик эшкәртүдән үлүләре дөресләнсә, умартачылар фермерлардан компенсациягә исәп тота ала.
Быелгы сезонда бер корт гаиләсе сигез-ун мең сум тора.
Читайте нас: