Сургуттан картәтисенә кунакка кайткан 14 яшьлек кызны өч егет көчләгән. Аларның кечесенә — 16, өлкәненә 21 яшь.
Тәүдә алар берсенең туган көнен билгели. Кунак кызы да шунда була. Аннары, спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә батыраеп китеп, күрәсең, кызга ташланалар...
Бу хәл Югары Иванай авылыннан биш чакрым ераклыкта машина эчендә була.
Икенче көнне кызның картәтисе полициягә килгән. Хокук сакчылары тикшерү үткәрә.
Көчләүнең авыр җинаятьләрдән исәпләнүен искә алганда, егетләрнең тормышы кискен үзгәрәчәге көн кебек ачык.