Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 август 2019, 13:29

Табиб инвалидлык биргән өчен акча таләп иткән

Башкортстанның Тикшерү комитеты 52 яшьлек табибка карата ришвәт алу факты буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, агымдагы елның июль аенда Мәләвездә медицина-социаль экспертиза бюросы филиалына инвалидлык билгеләү буенча экспертиза узу өчен бер хатын мөрәҗәгать иткән. Экспертизадан соң, табиб, авыруның тикшерү үтү нәтиҗәләре буенча өченче группа инвалидлык билгеләнүен белеп, аңа 13 мең сумга нәтиҗәләрне алырга һәм өченче группа инвалидлык алырга ярдәм итәчәген әйткән.
Башта хатын риза була, тик соңыннан хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Табиб акча алганда полиция хезмәткәрләре тарафыннан җинаять өстендә тотылган.
Читайте нас: