Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 август 2019, 14:01

Балаларын кыйнаган, чәчләреннән сөйрәп йөрткән...

Янә еллар буена әрем суы эчергән, ит ризыклары һәм башка кирәкле азыклардан мәхрүм иткән, салкын яисә кайнар сулы душ астында тоткан, көн дә клизма эшләгән... Ике баласын, тәрбиягә алган тагын ике сабыйны шулай җәзалаган Элина Сомованы җәзага тарттырачаклар.

Башкаланың Киров районы суды карары белән ул ана хокукларыннан мәхрүм ителергә һәм 3-4 елга рәшәткә артына озатылырга мөмкин.
Хатын "ИРЛЕМ" сектасында торган. Аның җитәкчелегенә күп акча күчергән. Балаларын да аның җыелышларына йөрткән, башларын стенага бәрә-бәрә секта китапларын ятлаткан.
Кызы Влада сүзләренә караганда, әнисе аны чәченнән сөйрәп йөртеп кыйный торган булган. Ике кулындагы бармакларын да каерып сындырган, әмма гипс куйдыртмаган, сөлек белән дәвалаган. Аны ул берьюлы 40арны куя торган булган. Сабый бу хакта укытучыларына әйтеп торган, әмма алардан бернинди дә яклау тапмаган.
Хатынның ире Сергей Сомов гаиләсе белән яшәмәгән, хәзер балаларны үз янына алган. "Әниләренең тикшерү изоляторыннан иреккә чыгарылуын ишеткәч, алар йокыдан язды, кызымда энурез барлыкка килде, алар аның белән очрашудан курка, " - дигән ул БСТ каналы хәбәрчесенә.
Бу хатынга тәрбиягә балалар алырга кем рөхсәт иткән? Алар мәктәптә нигә яклау тапмаган? Уйласаң, уелып китәрлек...
Читайте нас: