Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 август 2019, 18:26

Югары тизлек яратучыларга көн бетә икән!

Яшерен-батырын түгел: күпләр машина тизлеген юл буендагы видеокамера алдыннан киметеп, аны узгач, тагын да җилдерә башлый! Ә менә хәзер алай итү зур штрафлар булып әйләнеп кайтырга мөмкин.Аныграк итеп әйткәндә, күп юлларда автомобильләрнең хәрәкәт тизлеген өзлексез тикшереп тору системасы барлыкка килде.

Мисал өчен, Мәскәү – Уфа, Казан – Ырынбур һәм Казан – Ульяновск федераль дәрәҗәдәге автомобиль юлларында автоматлаштырылган режимда эшләүче 100 җиһаз урнаштырылган. Алар гомум озынлыгы 900 километрдан артык булган 290 автомобиль юлын үз күзәтүендә тота. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге җайланмалар бер-берсе белән бәйләнештә һәм барлык маршрутта тизлекне контрольдә тота, шуңа күрә хәзер машина йөртүчеләр контроль алдыннан гына тизлекне киметеп, камераны узгач, янә куа башласа, бу теркәлә.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: