Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
24 сентябрь 2019, 10:56

Газоннарда парковка өчен - 24,7 миллион сум штраф

Агымдагы елның апреленнән сентябрьгә кадәр Башкортстанда газоннарда парковка өчен 24,7 миллион сум штраф җыелган. Бу хакта Башкортстан Республикасы Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Владимир Спеле республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Бу чорда административ комиссияләр тарафыннан транспорт чараларын яшелләндерелгән һәм башка территорияләрдә урнаштыруның 33 мең очрагы ачыкланган. 19,7 мең кеше җаваплылыкка тартылган. Уфа хокук бозулар саны буенча лидер булып тора.
Шуның белән бергә, Владимир Спеле сүзләренә караганда, яшелләндерелгән мәйданчыкларда парковкаланган автомобильләр саны кими. Моңа муниципалитетлар тарафыннан парковкаларны оештыру һәм газоннарга коймалар урнаштыру эше ярдәм итә.
Төбәк җитәкчесе Уфа һәм Стәрлетамакта газоннарда калдырылган машиналар төшерелгән фотоларны күрсәтте, бу шәһәрләргә аерым игътибар итәргә кушты.
Радий Хәбиров шулай ук бу бурычны репрессив чаралар белән генә хәл итеп булмый, дип билгеләп үтте. Яшелләндерелгән территорияләрне койма белән әйләндереп алуны дәвам итәргә һәм асфальтланган парковка булдырырга кирәк. Бу темаларга республика Башлыгы якындагы оператив киңәшмәләрдә фикер алышырга тәкъдим итте.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: