Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турындагы Федераль канун нигезендә, айлык уртача керем яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләргә өстәмә түләүләр каралган. 2019 елда әлеге сумма 14034 сумны тәшкил итә, ягъни гаиләнең бер кеше башына уртача айлык кереме шул суммадан артмаска тиеш. 2 августтан кабул ителгән яңа канун нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә бер кеше башына уртача керем яшәү минимумыннан ике тапкырга азрак булган гаиләләргә баланы тәрбияләгән өчен пособие өч яшькә кадәр түләнәчәк, дип аңлаттылар Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгендә.