Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 сентябрь 2019, 14:13

Дини китапларны кая куярга?

Дини китапларны ташларга ярамый диләр. Аларны кая куярга икән соң?

«Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов:
– Бу сорауны безгә еш бирәләр. Дини китапларны, Коръәннән аятьләр бирелгән китап-газеталарны, кадерсезләнеп ятмасыннар өчен, ташламаска кушабыз. Аларны мәчет, мәдрәләргә китерә аласыз. Безнең “Мәрҗани” мәчетендә дә кабул итәләр. Борынгы китаплар булса, аларын музейга да куябыз. Калганнарын китапханәгә урнаштырабыз. Мәчеткә йөрүчеләр алардан файдаланачак һәм шуның белән әҗерен дә алачаксыз. Авыл мәчетләренә дә тапшырырга була. Мәчеткә китерү җае булмаса, яндырып, көлен кеше йөрми торган берәр җиргә күмегез. Ташлау катгый тыела.
«Шуәһри Казан» гәзите сайтыннан
Читайте нас: