Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 сентябрь 2019, 13:26

Балконда тартырга ярыймы?

Узган атнада МЧС янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә үзгәрешләр керү турында хәбәр иткән иде. Атап әйткәндә балконнарда ут ягу, шашлык пешерү, тәмәке тарту һәм башка шундый ачык ут белән эш итү гамәлләрен тыю турында сүз бара иде анда. Бу яңалык уңаеннан (балконда тәмәке тартуны тыю) Русия Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков та үз фикерен әйтте (хуплады).

Әйтергә кирәк, МЧС инициативасы тәмәке тартучыларда ризасызлык тудырды. Хәвефсезлек кагыйдәсен белгән кеше күрәләтә ут чыгармый, күршеләргә дә зыян салмаска тырыша.
Баксаң, МЧС балконда тәмәке тартуга каршы түгел икән. Шимбә көнне МЧСның матбугат хезмәте шундый ачыклык кертеп белдерү ясады. Сүз, хәвефсезлекне кайгыртып, халыкны тәртипкә чакыру турында бара. Тартасыз икән - тартыгыз (әмма, Сламәтлек саклау министрлыгы кисәтүенчә, тәмәке сәламәтлеккә зыян китерә), ут-күз генә чыгармагыз.
Әгәр сезнең гаеп белән янгын чыкса, 3-5 мең сум штраф салачаклар. Гаебегезне дәлилләсәләр, әлбәттә.
«Кызыл таң» 2019
Читайте нас: