Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
4 октябрь 2019, 18:17

Хокук бозуларга чик куелды

Район прокуратурасы санитар-эпидемиологик, җитештерү һәм куллану законнарының үтәлешен тикшерде.

Тикшерү шуны ачыклады: каты коммуналь калдыклар җыю һәм күчереп йөртү буенча төбәк операторы булган «Дюртюлимелиоводстрой» җәмгыяте 13 авыл биләмәсенең дүртесеннән I-IV класслы хәвефле каты коммуналь калдыкларын бик соң чыгара, шул сәбәпле йогышлы авырулар таралу хәвефе туа.
Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча төбәк операторы адресына әлеге закон бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Прокуратураның таләбе канәгатьләндерелде, хокук бозулар бетерелде, вазыйфалы шәхес дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды.
Моннан тыш, Русия кулланучылар күзәтчелегенең Бөре территориаль бүлеге адресына юнәлтелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча төбәк операторы РФ Административ Кодексның 6,35 маддәсе 1нче бүлеге буенча 250 мең сум штрафка тарттырылды.
Азат Сарбаев, район прокуроры.
Читайте нас: