Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
14 октябрь 2019, 21:46

Бәйрәмдә эшләтү өчен үзегезнең ризалык кирәк!

Хезмәткәрләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә бары тик аерым очракларда һәм аларның язма ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итәргә мөмкин.

Бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә хезмәт хакы түләнергә тиеш, шулай ук ял алырга мөмкин.
Хезмәткәрнең ял яки бәйрәм көнендә эшләгән өчен акча урынына өстәмә ял көне алырга хакы бар.
Шулай ук хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка гына эшкә чыгарырга рөхсәт итә торган очраклар да юк түгел. Аларга төрде һәлакәтләр яки җитештерүдә аварияләрне булдырмый калу һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү; бәхетсезлек очракларына, эш бирүчеләр, дәүләт яки муниципалитетның милке юкка чыгуына яисә бозылуына юл куймау максатында эшкә җәлеп итү керә.
"Кызыл тан" сайтыннан
Читайте нас: