Гамәлдәге закон буенча, кемдер бер-ничә тапкыр сәбәпсез алимент түләми икән, аңа Җинаять кодексының 157-се статьясы яный. Ләкин бу закон тулы көченә эшләми, ди хокук саклаучылар. Тиздән ул яңарачак, ягъни катыланачак.
Әйткәндәй, суд приставлары алименттан качып йөрүчеләрне сәүдә үзәкләрендә, магазиннарда эзәрлекли башлаячак.