Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 ноябрь 2019, 23:56

ҖИНАЯТЬ ҺӘМ ҖӘЗА ҺӘЛАК БУЛУЧЫЛАРНЫ ЖӘЛЛӘМИМ! Һәлак булучыларны жәлләмим!

Чита янындагы хәрби частьта 8 хәрбине атып үтергән Рәмил Шәмсетдинов ни өчен җинаять кылуын аңлаткан.Солдат әйтүенчә, хезмәткә килгәч тә аның телефонын урлаганнар. Ул сирәк кенә симкасын башкаларның телефонына куеп туганнарына шалтырата алган.“Кемгә зарланыйм? Офицерлар кыйный иде. Аларга зарланыйм мени? Качарга уйлаган чакларым булды, әмма бөтен җир бикле. Нәрсә эшләргә тиеш идем соң?” – дигән ул.

Җинаять кылынасы көнне һәлак булган лейтенант каравылдан соң аңа үзен көчләячәкләре турында әйткән. “Мин үземә кадәр яшь солдатларны көчләгәннәрен белә идем, миңа да чират җиткәнен аңладым һәм башка чарам калмады”, - дигән.
Ул ялгыш гаепсез ике солдатка тигәненә үкенүен белдергән. “Аларның гаебе юк иде”, - дигән ул. Ә һәлак булучыларны жәлләмим, дигән.
Чыганак: Газета.Ру
Фото: Газета.Ру
Читайте нас: