Бу хәл август азагында булган. Пилотлар кабинасына 33 яшьлек хатын-кыз кергән. Бер пилот аның танышы булган һәм ул аңа штурвалны ышанып тапшырган.
Салонда бу вакытта пассажирлар булган. Хатын "уникаль" тәҗрибәнең видеоязмасын Instagram социаль челтәрендә урнаштырган. Тикшерү комитеты видеоролик белән кызыксынган.