Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
9 ноябрь 2019, 13:45

Игътибар! Бу бәндә баланы көчләргә булган!

11 яшьлек кыз балага ташланучының фотороботын ясаганнар. Сез аны күргәнегез юкмы?

Уфадагы Баязит Бикбай урамындагы йорт подъездына кергән бала, лифт эшләмәү сәбәпле, баскычтан җәяү менә.
Унынчы һәм унберенче катлар арасында балага билгесез кеше ташлана, чишендерергә маташа. Бәхеткә, күрше фатирдан берәү чыгып, аны куркыта. Һөҗүм итүче качып котыла. Хәзер аны полиция эзли.

Аңа 30-40 яшь булырга мөмкин, буе 165-170 сантиметр, ябык гәүдәле, түгәрәк йөзле, кара кашлы. Кара-яшел башлык, билбаулы зәңгәр куртка, кара-зәңгәр джинсы кигән.

Әгәр дә сез бу кешене беләсез икән, полициягә хәбәр итегез!
Читайте нас: