Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
10 ноябрь 2019, 22:15

Аспирантын үтергән укытучы үзенә кул салырга җыенган

Санкт-Петербург дәүләт университеты доценты Олег Соколовның аспирант кызны атып үтергәннән соң гәүдәсен тураклап Мойка елгасына ташларга җыенганда тотылганын язган идек инде.

Баксаң, ул соңыннан Петропавловск крепостенда Наполеон киемендә үз-үзен үтерергә ниятләгән.
Соколов гомерен Наполеон дәверен өйрәнүгә багышлаган. 24 яшьлек үтерелгән Настя аңа ярдәм иткән. Аларны шәхси мөнәсәбәтләр дә бәйләгән.
Үтерүнең сәбәбе - Настяның Соколовның балаларыннан көнләшүе. Аларның иң кечкенәсе әле мәктәптә дә укымый. Сөйгәнен атып үтергән көнне 64 яшьлек доцентка кунаклар килә. Ул мәетне күрше бүлмәгә яшереп куеп, аларны кабул итә, табын кора. Берсе берни сизми.
Икенче көнне кибеттән пычкы сатып алып, гәүдәне тураклый...
Соколовның хатыны аны ахыргача яклаячагын, адвокат яллаячагын белдергән.
Читайте нас: