Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
10 ноябрь 2019, 21:30

ҖИНАЯТЬ ҺӘМ ҖӘЗА ШУРУПОВЁРТ... ҺӘМ БЕР ШЕШӘ СЫРА

Дәүләкән районы полициясенә 57 яшьлек бер ир мөрәҗәгать иткән. Ир сүзләре буенча, таныш түгел диярлек кеше аның өеннән шуруповертын һәм бер шешә сырасын чәлдергән. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем юнәлтелгән.

БР ЭЭМ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Дәүләкәндә яшәүче тоткарланган 43 яшьлек ир, каза күрүче өенә килеп, аның әйберләрен урлаган. Тик йорт хуҗасы аны күргән, туктатып кына өлгермәгән.
Карак ир гаебен таныган. Полицейскийлар урланган әйберләрне хуҗасына кайтарган.
“Талау факты буенча РФ ЭЭМның Дәүләкән районы буенча бүлеге дознавательләре җинаять эше кузгаткан”, - диләр ведомствода.

Хокук саклау органнары башка җинаятьләргә карата да шундый оператив һәм гадел булсын иде. Югыйсә, кайчакта берәр вазыйфаи шәхес нинди дә булса закон бозу очрагында тотылса да, вакыйга иҗтимагый резонанс алганчы, җинаятьче иректә йөриячәк. Монда инде сүз шуруповерт һәм бер шешә сыра турында бармый...

Чыганак: gtrk.tv
Фото: vse42.ru
Читайте нас: