Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
14 ноябрь 2019, 14:40

Благовещенда - атыш!

Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык колледжы студенты төркемдәшләренә каршы ут ачкан.

Амур өлкәсенең Благовещен шәһәрендә бүген иртә белән шундый фаҗига теркәлгән. Аның нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән, атучының үзе белән бергә ике кеше үлгән.
Студент дәрескә соңга калган. Һәм аны аудиториядән чыгарып җибәргән өчен шулай үч алган. Ул тәүдә бәдрәфкә барган, аннары корал белән кире кереп ата башлаган.Ул иптәшләренә төбәп биш тапкыр аткан, аннары үз-үзен юк иткән.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Фото: Газета. ру.
Читайте нас: