Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
16 ноябрь 2019, 17:10

Командирның документлары ялган булган

Мәскәүдән Казанга очып килүче Boeing 737 самолеты аэропортка төшәр алдыннан шартлый. Вакыйганы тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәткән: самолет белән идарә итүченең документлары чын булмаган.

“Тикшерү барышында экипажның командиры Рөстәм Салиховның һәм икенче очучы Виктор Гуцулның хатасы аркасында һәлакәт килеп чыгуы ачыкланды. Салиховның тәҗрибәсе җитәрлек булмаган һәм ул самолет белән ялган документлар нигезендә идарә иткән”, — диелә Тикшерү комитеты сайтында язылган мәгълүматта.

Салиховның төп белеме дә, тәҗрибәсе дә булмаган. Авиакомпания җитәкчесе пилот турында урындагы Русавиация бүлегенә ялган белешмә җибәргән. Ведомство башлыгының ваемсызлыгы һәм игътибарсызлыгы аркасында бу мәгълүмат тикшерелмичә калган һәм Салихов пассажирлар йөртүче самолет белән идарә итүгә рөхсәт алган.
"URA.RU" язуынча, " Татарстан" авиакомпаниясенең Boeing 737 самолеты Мәскәүдән кайтып килгәндә Казан аэропортына төшәргә әзерләнгәч, автопилот көтмәгәндә сүнгән һәм командир самолетны җиргә утырта алмаган. Көчле бәрелүдән очкыч шартлаган.
Борттагы 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы үлгән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның өлкән улы 1989 елгы Ирек Миңнеханов та шул рейс белән Мәскәүдән кайтып килгән. Әйткәндәй, ул өч ай элек кенә гаилә корган булган.
Читайте нас: