Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
18 ноябрь 2019, 22:35

Автозаправкада бензинны салып бетермиләр...

Бу хәл Русиянең барлык автозаправкаларында да диярлек теркәлгән.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, автозаправкаларда бензинның тиешлесен салып бетермәскә мөмкиннәр. Әмма әлеге вакытта бу хәл нормадан ике-өч тапкыр артып киткән. Әлеге проблеманың системалы күренеш булуы билгеләп үтелә.
- Җәмәгать контроле мәгълүматлары буенча, АЗСларның өчтән икесендә ягулык дөрес салынмый, - дип ассызыкладылар ведомствода.

Әйтеркә кирәк, моның өчен автозаправкаларга штраф салынырга мөмкин. Шушы көннәрдә аларны тагын тикшерәчәкләр.
"Кызыл тан" сайтыннан.

Читайте нас: