Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
18 ноябрь 2019, 17:20

Баймак атларына ни булган?

Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев бернинди контрольсез, иректә йөрегән атлар бәла-каза чыгуга сәбәпче дигән фикердә.

Бу хакта ул “Вконтакте”дагы битендә болай дип яза:
“Билгеле булуынча, малчылык тармагы бүген халыкның төп яшәү чыганагы булып тора һәм соңгы елларда елкы һәм сыер малы санының артуы күзәтелә. Яңа фермер хуҗалыклары ачыла. Бу, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Әмма ул җитди проблемалар да өсти – малның азып-тузып йөрүе кеше гомеренә, табигатькә, чәчүлекләргә зур хәвеф тудыра. Еллар буе җыелып килгән бу проблема соңгы вакытта чын афәткә әверелеп бара. Күп кенә шәхси хуҗалыкларның үз малын көтүгә кушмавы, аеруча елкы малының ел әйләнәсенә диярлек азып-тузып йөрүе аркасында бүген авыл биләмәсендә кискен хәл килеп туды: чабынлыклар тапталып бетте, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының чәчүлекләре нәкъ берәдәк мал аркасында зыян күрә, табигатькә дә каза килә, юлларда аварияләр килеп туа”.
Бу мәсьәләне хәл итү өчен Баймак районының барлык авылларында да җыеннар үткәрелгән. Анда елкы малын тотучылар белән әлеге проблема буенча сөйләшкәннәр. Атларны көтү белән йөртү, көтүче яллау, малларны чиплау, ваемсыз хуҗаларны җаваплылыкка тарттыру сораулары каралды дип яза Фәнис Әминев.
“Ат хуҗаларына шушы ай ахырына кадәр малларына яктылыкны кайтаргыч тасмалар (светоотражатель) куярга, даими ашатып тору өчен тоз сатып алырга, атларның юлларга чыгуына юл куймаска һәм 2020 елда елкы көтүлекләре оештырырга тәкъдим ителде. Малларыбызның чын хуҗасы булыйк, атап үтелгән проблемаларга битараф калмыйк, фаҗигаләргә юл куймыйк. Без барыбыз да бер җәмгыятьтә яшибез, шулай булгач аның проблемаларын бергәләп хәл итик”, – ди район җитәкчесе.

Чыганак: vk.com/fanisaminev
Фото: vk.com/fanisaminev
Читайте нас: