Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 ноябрь 2019, 21:25

Машиналарга ут төрткән

Аллаһка шөкер, кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәгән.20 ноябрьгә каршы төндә Стәрлетамакта автостоянкада "Volkswagen" маркалы машиналар янган.

Фаҗига урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук полиция һәм ашыгыч ярдәм килде. Биредә өч машина янган. Янгын 50 минут эчендә тулысынча сүндерелгән.

- Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - билгесез кеше машиналарга ут төрткән, - дип хәбәр иттеләр хезмәткәрләр.

Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре бу кешене тапмаган.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: