Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 ноябрь 2019, 21:30

Пенсионерны 130 мең сумга алдаганнар...

Стәрлетамакта пенсионер сыйфатсыз дару өчен компенсация алырга теләп, 130 мең сумга алданган.

Полициягә бүлегенә 80 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче сүзләренә караганда, 2018 елда ул интернет-кибет аша дару сатып алган.
Бер елдан соң аның телефонына бер кеше шалтыраткан, ул үзен Мәскәү шәһәре түрәсе дип таныштырган һәм ир-ат сатып алган препаратның сыйфатсыз булуын, аннан кешеләр зыян күрүен хәбәр иткән. Шалтыратучы әлеге факт буенча суд булды, ул әлеге даруны сатып алган гражданнарга китерелгән зыянны капларга карар чыгарды, дип белдергән.

Препарат җитештергән оешма 470 мең сум күләмендә компенсация түләргә тиеш булган имеш. Арытаба пенсионерга Мәскәүгә килеп акчасын алырга кушканнар. Әмма пенсионер моны сәламәтлек торышы буенча эшли алмавын әйтә. Аферист акчаны аларның адвокаты алып киләчәк дип вәгъдә бирә, тик страховка өчен 141 мең сум түләргә кирәк булачак, ди. Пенсионерның 130 мең сумы гына була, Мошенниклар аңа кредит рәсмиләштерергә һәм калган сумманы түләргә тәкъдим итә. Ир 130 мең сум акчасын күчергәч, кредит рәсмиләштерергә банкка барган һәм хезмәткәр белән сөйләшкәндә үзенең алдануын аңлый.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Өлкән яшьтәге танышларыгызны, әти-әниләрегезне шундый мошенниклар булу ихтималы турында кисәтеп куегыз.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: