Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 ноябрь 2019, 22:10

500 мең акча “эшләгән”

Уфада балалар бакчасы мөдире 13 тәрбияченең премиясен үзенә алган.

Уфада 232нче балалар бакчасы мөдирен мошенниклык өчен хөкем иттелер.
2017 елның май аеннан алып 2018 елның декабрь аена кадәр 43 яшьлек хатын 13 тәрбиячегә премияләр тапшырган. Әмма мөдир, балалар бакчасы ихтыяҗлары өчен кирәк булуын дәлилләп, акчаларның бер өлешен үз кулына бирүне, яки аның банк картасына күчерүне таләп иткән, дип хәбәр итә Калинин районы прокуратурасы. Ведомство мәгълүматлары буенча, гаепләнүче 500 мең сум акчаны законсыз рәвештә үзенә алган.
Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Аны өч ел сынау срогы белән 3,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Чыганак: ИА Башинформ
Фото: 56orb.ru
  • Читайте нас: