Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 ноябрь 2019, 22:40

ОСАГОсыз йөргән өчен штраф җиде тапкыр арта диләр

Автомобиль руле артына ОСАГО полисы булмыйча утыру водительләр өчен хәзер артык кыйммәткә төшә башларга мөмкин

Полиссыз йөргән өчен Дәүләт думасы депутатлары штрафны сизелерлек арттырырга тәкъдим итә.

Депутатлар белдерүенчә, бу - кагыйдәләрне санламаучыларны туры юлга бастыруның иң гади ысулы.
Әлегә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм башка алымнар кертү турында сүз бармый. Тик штраф арттырылгач та хәл үзгәрмәсә, бу алымнар да эшкә кушылмас дип әйтеп булмый, әлбәттә.

Шулай итеп. Дәүләт думасы депутатлары ОСАГОдан башка йөргән өчен штрафларны җиде тапкыр арттырырга тәкъдим итте. Финанс базары буенча Дәүләт думасы комитеты әгъзасы Алексей Изотов штрафны (хәзер ул 800 сум) страховканың уртача бәясе белән тигезләргә кирәк дип саный. Бүген ул 5,4 мең сум тора.
Фото: drive2.ru сайтыннан.
Читайте нас: