Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 ноябрь 2019, 23:40

“Абый-абый, анда бер кызны урладылар...”

16 яшьлек үсмер, бер баланы машинасына сөйрәп алып кергән ирне күреп, урамнан үтеп баручыга шулай дип кычкыра.

Бу вакытта педофил тугыз яшьлек кызны утыртып, кузгалып кына киткән була. Үсмер белән ул туктаткан ир машинаны куып җитәләр һәм баланы коткаралар.
Водитель качып котыла. Ләкин тиздән тотыла. 28 яшьлек ир шушындый җинаятьләре өчен ике тапкыр утырып чыккан инде. Соңгысында аны ике ел элек иреккә чыгарганнар.

Бу юлы әлеге бәндәгә 12 ел төрмә яный.

Педофилны тотарга ярдәм иткән кешене Иркутск шәһәренең эчке эшләр бүлеге бүләкләгән.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: