Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 ноябрь 2019, 23:15

Электрошокерлар куллануны рөхсәт иттеләр

Җәмәгать транспорты объектлары хәвефсезле сагында торучы хезмәткәрләргә электрошокерлар куллануны рөхсәт иттеләр.

Бу турыда закон гамәлгә керде дә инде. Электрошокерлар җәмәгать транспорты (автобус, поезд, электричка) һәм транспорт объектларында тәртип бозучыларга карата кулланылачак. Әмма аларны авырлы хатын-кызларга, инвалидларга һәм балаларга карата куллану рөхсәт ителми. Әлбәттә, алар транспорт иминлеге хезмәткәрләре гомеренә янамаса. Электр тогы җайланмасын транспортта низаг тудыручыларга, явыз нияттәгеләргә һәм каршылык күрсәтүчеләргә карата кулланырга рөхсәт ителә.

Читайте нас: