Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
27 ноябрь 2019, 22:55

Путин 50 сумлык пособиеләрне бетерде

Дәүләт башлыгы заманында Ельцин булдырган пособиеләрне бетерде. Указ 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, ләкин моңа кадәр билгеләнгән пособиеләрне әниләр арытаба да алачак.

Борис Ельцин тарафыннан ай саен бирелә торган компенсацион түләүләр 1994 елда кертелгән иде. Указга ярашлы, мондый компенсацион түләүләрне бала карау буенча отпускыдагы әниләр, я баланы өч яше тулганчы караган туганнары ала иде.
В.Путинның 2019 елның 25 ноябрендә чыккан указына ярашлы, 1994 елгы карар үз көчен югалткан дип табылган.
Шул ук вакытта бу түләүләрне алучылар, “пособиенең билгеләнгән срогы тәмамланганчы”, ягъни баласына 3 яше тулганчы, ай саен 50 сум акчаны арытаба да ала киләчәк.
Бу хокукка 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган баласын карау буенча отпускыга киткән әниләр дә ия булачак.
Быел июньдә премьер-министр Дмитрий Медведев аз керемле гаиләләр өчен түләүләрне арттыруны игълан иткән иде. Шулай итеп, аз керемле гаиләдәге 1,5тән 3 яшькә кадәрге 1 балага төбәктәге яшәү минимумы дәрәҗәсендәге пособие билгеләнәчәк дип белдерде ул. Ягъни, якынча пособие 10 мең сум тәшкил итәчәк.
Июль башында Владимир Путин хөкүмәткә 2020 елның гыйнварыннан аз керемле гаиләләрдәге 1,5тән 3 яшькә кадәрге балаларга һәр аерым төбәктәге яшәү минимумы күләмендәге пособиене түли башлар өчен барысын да әзерләргә йөкләмә биргән иде.
Моннан соң Дәүләт думасы законны кабул итте, аны Федерация Советы хуплады.
Августта исә дәүләт башлыгы законга кул куйды. 2020 елда бу закон чыгымнары 74,9 миллиард сумнан бәяләнә.

Чыганак: rbc.ru
Фото: oskol.city
Читайте нас: