Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 декабрь 2019, 12:45

"Әти, нигә мине алдадың? Нигә мин монда?"

Бер ай элек Чита өлкәсендә 2 офицерны һәм 6 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның әтисе улы белән тикшерү изоляторында күрешүе турында сөйләгән.

“Улым миңа авыр караш белән озак кына карап утырды һәм: “Әти, нигә мин монда? Син армия турында миңа алдап сөйләдеңмени?” – диде.Мин җавапсыз калдым, бер сүз дә әйтә алмадым. Мин аңа һәрвакыт бөтен егет тә армиядә хезмәт итәргә тиеш, офицерлар солдатларга үз уллары кебек карый, дип сөйли идем. Мин аның сорауларына җавап таба алмадым...” – дигән ул.

Әлеге вакытта тикшерү бара, егеткә медицина экспертиза билгеләнмәгән. Адвокаты Равил Тугушев әйтүенчә, декабрь азакларында аны экспертизага җибәрергә тиешләр. “Мондый җинаятьләр аффект хәлендә кылына, ул нишләгәнен белмәгән, әгәр экспертиза шулай булуын ачыкласа, тикшерү икенче якка борылачак”, - дигән адвокат. Ул декабрь азагында Шәмсетдинов янына барачагы турында әйткән, чөнки ай ахырында аның судка кадәр кайда тотылачагы билгеләнәчәк. Рамилне мөселман адвокатлары бушка яклаячак.

Рамилнең әтисе, шулай ук, улының 15-20 килограммга ябыгуы турында әйткән, дип яза "Өмет". “Миңа башкача килеп йөрмәскә кушты, мин бит инсульттан соң”, - ди ул.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: