Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
4 декабрь 2019, 01:00

Бөтен гаиләне үтергән...

Татарстанда яшәүче ир элекке хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен пычак белән кадап үтергән.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булган.
Чыганак мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген төнлә Менделеевскида булган. Ир элекке хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги малаен суйган. 11 яшьлек малай (анысы да хатынның беренче никахтан туган улы) качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

Ирне полицейскийлар тоткарлаган. Ул бу җинаятьне алдан уйлап эшләгәнен белдергән.
Хәзерге вакытта ул Алабугада, аның белән тикшерүчеләр эшли.
Читайте нас: