Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
4 декабрь 2019, 17:40

Полицейский наркотик белән тотылган

Башкортстанда наркотикларның законлы әйләнеше буенча контроль идарәсе ЭЭМ хезмәткәрләре белән берлектә закладкадан наркотик алган полицейскийларны тоткарлаган.

Шикләнелүчеләр машинада качмакчы була. Автомобиль белән ул вакытта отпускада булган ЭЭМның подразделениесендә эшләгән бер оперуполномоченный идарә иткән.
Тентү вакытында аңарда наркотик – 1 грамм авырлыктагы гашиш тапканнар. Тоткарланган полицейский медицина тикшерүеннән баш тарта, аңа протокол төзелгән.
БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә бу вакыйга буенча хезмәт тикшерүе үткәрәчәкләрен, ә полицейскийны, мөгаен, кире нигезләр буенча эштән азат итәрләр һәм җаваплылыкка тарттырачаклар.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: zaslon-rus.ru
Читайте нас: