Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
8 декабрь 2019, 18:35

Вице-губернатор тәрәзәдән сикергән

Ул җинаятьтә гаепләнеп, йорт шартларында тотылган булган.

Тамбов өлкәсе вице-губернаторы Глеб Чулков мошенниклык кылу турындагы эш буенча өй арестында булган. Шушы көннәрдә ул бишенче каттагы фатиры тәрәзәсеннән сикереп гомерен кыйган.
Кайбер чыганаклардан мәгълүм булуынча, бу язу калдырган һәм анда үзенә тикшерүнең басым ясавын әйткән. Шулай ук, якыннарына янауларын белдергән. Гаиләсен шушы тәмугтан коткарырга була ул хәлиткеч адымны ясаган. Әлегә тикшерү бара.

Чулковны 16 октябрьдә мошенниклык кылуда шикләнеп тоткарлыйлар. Аңа "Рассказовский базар" комплексы милеген урлауда шик белдерелә. Әлеге комплекс дәүләт милке булып тора. Вице-губернаторга "җинаятькә әзерлек", шулай ук "мошенниклык" мәддәләре буенча гаеп белдерелгән.
Читайте нас: