Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 декабрь 2019, 15:45

Ау коралыннан кайда атып карарга ярый?

Бик еш гражданский корал хуҗаларын: “Сатып алынган коралдан аучылык җирләрендә атып карарга ярыймы?” – дигән сорау кызыксындыра.

“Аучылык һәм ау ресурсларын саклау турындагы” федераль законның (№ 209, 24.07.2009) 1 маддәсе 15 пунктына ярашлы, аучылык җирләре – аның чикләрендә аучылык хуҗалыгы сферасына караган эшчәнлек төрләрен тормышка ашыру мәйданы. Ә аучылык – ул ау ресурсларын эзләү, күзәтү, эзәрлекләү һәм аларны тоту, беренчел эшкәртү һәм озату дигән сүз. Шул рәвешле, Закон буенча “ау” төшенчәсе аучылык өчен тәгаенләнгән коралның пристрелка (ату төгәллеген арттыру өчен сынау рәвешендә атып карау) процессын үз эченә алмый. Пристрелка – күнекмә эшенең бер төре булып тора. Шуңа күрә “ Русия Федерациясе территориясендә гражданский һәм хәрби корал һәм аларга патроннар әйләнешен көйләү чаралары турындагы” Хөкүмәт карарының (№814, 21.07.1998 ел) 62.1 пунктына ярашлы, гражданнар коралны күнекмә үткәрү максатында бары тик махсус ату объектларында, тирларда һәм стрельбищаларда гына куллана ала. Димәк, аучылык җирләрендә коралга пристрелка эшләү кискен тыяла.
Ул шулай ук законсыз рәвештә сакланган корал һәм боеприпасларны үз теләге белән тапшырган гражданнарга акчалата бүләк бирелү турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерә.
Шартлы рәвештә “Корал тапшыр һәм акча ал” дип аталган әлеге чараның төп максаты – корал, боеприпаслар, шартлаткыч әйберләрне законсыз рәвештә саклау һәм таратуны тыю. Үз теләге белән законсыз рәвештә саклаган коралын тапшырган кеше административ һәм җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Алай гына да түгел, Башкортстан республикасының Министрлар кабинеты карарына ярашлы, ул кешегә 10 мең сумга кадәр акчалата бүләк каралган. Акча винтовка, карабин, автомат, хәрби пистолет, ау коралы, газ һәм сигнал пистолетлары һәм револьверлары, патроннар, гранаталар, миналар, хәтта салкын корал тапшырган өчен бирелә.
Әйткәндәй, мондый коралларны законсыз рәвештә үзендә саклаган кешегә РФ Җинаять-җәза кодексының 222 маддәсенә ярашлы, 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Читайте нас: