Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 декабрь 2019, 12:25

Балаларга үләксә ите ашатканнар

Ит белән тәэмин итеп торучыларны тикшерү барышында 50 тоннадан артык бозылган продукция тартып алынган.

Алар, авылларда үлгән һәм авыру хайваннар итен сатып алып, химикатларга салып тоткан да саткан икән.
Продукциядә үләксә агуы, эчәк таякчыгы һәм башка инфекцияләр булуы ачыклана.

Ит балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә китерелгән. Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан "Балалар өчен тәгаенләнгән, кулланучылар хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар яисә продукция сату" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер намуссыз тәэмин итүче бизнесның мондый төре белән никадәр озак шөгыльләнүен ачыкларга кирәк булачак.
Фото: "мк.ру"

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/Balalarga-l-ks-ite-ashatkannar-50127/

Читайте нас: