Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 декабрь 2019, 13:40

Наталья Бочкаревага 3 ел төрмә яный

Наркотикларны законсыз саклауда гаепләнгән Наталья Бочкаревага каршы җинаять эше судка юнәлтелгән.

Аңа 3 елга кадәр ирегенннән мәхрүм итү яный.
Моңа кадәр мәгълүмат чаралары Бочкареваны Мәскәүдә наркотиклар белән тоткарлаганнар дип язып чыкканнар иде. Актрисаның ярдәмчесе бу мәгълүмтны кире какты һәм Бочкарева ул вакытта балалары белән өйдә булган диде. Соңрак Эчке эшләр министрлыгы Мәскәүдә 1980 елгы хатында наркотиклар табуны хәбәр итте, ә хокук саклау органнарындагы чыганак РИА Новости агентлыгына Бочкареваны тоткарлауларын әйтте. Интернетта, имеш, бу тоткарлау моментын тасвирлаган видеоязма да пәйда булды. Ә видео чыккач, Бочкарева аны да ялган дип акланды.

Моңа кадәр Мәскәү суды медицина ткишерүе үтүдән баш тартканы өчен актрисаны 1 ел һәм 8 айга водитель таныклыгыннан мәхрүм итте. Җитмәсә, 30 мең штраф та салды әле.
Читайте нас: