Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 декабрь 2019, 09:05

Сатучыдан документ сорагыз!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Чыршы агачларын законсыз сату урыннарын ачыклау максатында “Чыршы – 2019” оператив-профилактика чарасы кысаларында республика территориясендә 68 рейд үткәрелгән. Бу хакта БР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Рейдлар нәтиҗәсендә 89 ылыслыларны сату урыннарын тикшергәннәр (23 нокта – Уфада), чыршы продукциясен тиешсез урыннарда сатуның 9 очрагы теркәлгән. Шулай ук чыршларны сатарга хокуклары булмаган 3 шәхесне ачыклаганнар.
Тикшерү нәтиҗәсендә вазыйфаи шәхесләрне җаваплылыкка тарттырганнар. Иң мөһиме - Яңа ел гүзәлкәйләрен законсыз сату очраклары теркәлмәгән.
Моннан тыш, “Чыршы – 2019” операциясе кысаларында яшь ылыслыларны законсыз кисүнең 3 очрагын, башка токымлы урман агачларын кисүнең 12 фактын ачыклаганнар. Тикшерү материалларын хокук саклау органнарына юнәлткәннәр. Гомум зыян 947,9 мең сумнан бәяләнә.
Чыршылар сату легаль рәвештә оештырылганмы-юкмы икәнен белер өчен һәр сатып алучы документ таләп итә ала. Сатучы аңа товар чегы яисә товар накладное бирергә бурычлы.
"Чыршы - 2019" операциясе "Экология" милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Satuchidan-dokument-soragiz-53851/
Фото: pixabay
Читайте нас: