Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
27 декабрь 2019, 09:00

Чыршылар елдан-ел азрак киселә

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Быел сатуга 100 мең данә чыршы әзерләнгән. Яңа елга санаулы гына вакыт калды. Бәйрәмнең төп бизәге - яшел чыршы турында уйланырга да вакыт. Һәр елны бу бәйрәм алдыннан республика урманнарыннан меңнәрчә чыршы киселә.Шушы үзенчәлекне күз уңында тотып, республиканың урман хуҗалыгы министры "Чыршы" акциясенә старт биргән иде. Бу законсыз чыршы кисүчеләрне җаваплылыкка тарттыруны күз уңында тота. Әйткәндәй, Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында экология юнәлеше дә бар. Ил башлыгы тирә-як мохитне, урманнарны саклауга игътибар юнәлтүне таләп итте. "Чыршы" акциясе дә шул башлангычның бер юнәлеше. "Интерфакс-Поволжье" агентлыгы белдерүенчә, бу өлкәдә уңай күрсәткечләр бар. Әгәр дә 2015 елда бәйрәмгә 260 мең агач киселсә, быел аларның саны 100 меңгә тигез. Ягъни, халык азрак чыршы сатып ала башлаган. Бу әлеге "Чыршы" акциясенең нәтиҗәсе дә ди, белгечләр.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Фото: pixabay
Читайте нас: