Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 декабрь 2019, 15:35

Яңа ел бәйрәмнәренең "коры законы" көченә керде

Республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокуклары буенча дәүләт комитеты Яңа ел бәйрәмнәрендә алкогольле продукция сатылу өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерәчәк.

Республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокуклары буенча дәүләт комитеты Яңа ел бәйрәмнәрендә алкогольле продукция сатылу өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерәчәк.

Игътибар үзәгендә кибетләр һәм җәмәгать туклануы объектлары булачак.
Моннан тыш, ведомство матбугат хезмәтенә хәбәр итүләренчә, алкогольле продукцияне лицензиясез һәм озату документларыннан башка сату, вакыт һәм көннәр буенча билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны бозу киң таралган хокук бозулар арасында кала бирә. Шушындый хәлләр әлеге ведомство хезмәткәрләре игътибары үзәгендә булачак.

Исегезгә төшерәбез, 3 гыйнварда Башкортстанда алкогольле продукция, шул исәптән, сыра сату тыелды. Шулай ук 4, 5 һәм 6 гыйнварда аларны сату вакыты чикләнде

Әмма законда каралган чикләүләр кафе һәм рестораннарда алкогольле продукцияне ваклап сатуга кагылмый.
Фото: Башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: