Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 гыйнвар 2020, 12:45

Космостан барсы да күренә

Урман кисүчеләрне комостан күзәтәләр

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында тормышка ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында быелдан урманчыларга рөхсәтсез агач кисү очракларын галәм киңлегеннән күзәтү мөмкинлеге булдырылган.
Шушы көннәрдә Белорет районының Сосновка урманчылыгы хезмәткәре рөхсәтсез агач кисү очрагы турында Русия Эчке эшләр министрлыгының район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.Урынга тикшерү-оператив төркем чыккан.
Республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, районның Боганак авылыннан өч кеше агач урлап акча эшләмәкче булган. Алар ун төп чамасы нарат агачын еккан һәм, аларны сатып, акчасына алкогольле эчемлекләр алырга ниятләнгән.Тик "сәүдәгәрләрнең" нияте тормышка ашмый калган. Әшнәләрнең берсе полиция хезмәткәрләреннән тракторда качып котылмакчы булган, әммә гаепләнүчеләр барысы да кулга алынган.
Урманнарны рөхсәтсез кисү очраклары шулай ук республиканың Бөре һәм Стәрлетамак районнарында да ачыкланган. Бу юлы угрылар каен, чаган, имән агачларын еккан.Урманны рөхсәтсез кисү очраклары буенча Русия Җинаятьләр кодексының 260нчы мәддәсе нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.
Республика урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, тәртип бозулар турында космостан килгән мәгълүматларның 100 проценты расланган, нәтиҗәдә рөхсәтсез агач кисү очраклары - 26, агач хәзерләүдә тәртип бозулар 6 процентка кимегән.
Фото: 02.мвд.рф

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: