Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 гыйнвар 2020, 11:50

Кем гаепле, шуны эзлиләр

Авария урыныннан качкан водительне эзлиләр

Билгесез водитель җәяүлене бәрдергән дә авария урыныннан качкан. Полицейскийлар вакыйганың шаһитларын эзлиләр.
БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 5 гыйнварда Яңавыл районының Янбарис - Кисәк каен - Айбүләк трассасындюл һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 33 яшьлек ир гомере өзелгән.
Юл газабы – гүр газабы дип юкка әйтмиләрдер шул. Учалы районында да 5 гыйнвардагы юл һәлакәтендә ирле-хатынлы гаиләнең гомере өзелә. Учалы – Межозёрное трассасында “Дэу-Нексия” автомобиле агачка бәрелә. Водитель - Чиләбе өлкәсендә яшәүче 51 яшьлек ир. Янәшәсендә 58 яшьлек хатыны да утырган. Әле тикшерү эшләре бара.
Һава торышы бик сәер тора шул соңгы көннәрдә. Кыш булуына карамастан, тышта яңгыр ява... Ә ул үз чиратында юлларда коточкыч бозлавык хасил итә. Юлларда сак булыгыз, дуслар!

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: gtrk.tv
Фото: Динар Гыйльметдинов блогыннан.
  • Читайте нас: