Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
9 гыйнвар 2020, 17:40

Юлларда 150 яңа камера эшли башлады

Алар тизлек режимын бозуны терки.2020 ел агымында Башкортстан юлларында 609 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фотовидеофиксацияләү комплексы урнаштыру күздә тотыла.

“Беренче 150 комплекс Әбҗәлил, Авыргазы, Бөре, Благовещенск, Борай, Дәүләкән, Дүртөйле, Илеш, Туймазы, Учалы, Чишмә, Янавыл районнарында, шулай ук Нефтекама һәм Агыйделдә эшли. Алар барысы да тизлек режимын бозуны терки”, - дип хәбәр итә Башкортстанның Дәүләт транспорт комитеты матбугат хезмәте.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фотовидеофиксацияләү буенча калган 459 комплекс 2020 елның 1 маена кадәр файдалануга тапшырылачак.

Автор : Гөлнур Исламова

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/n-kil-avtomobil/Yullarda-150-ya-a-kamera-eshli-bashladi-67881/

Читайте нас: