Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 гыйнвар 2020, 17:05

22 кеше суррогат сату хакындагы хәбәрләр өчен акчалата бүләк алган

Радий Хәбиров яңа ел бәйрәмнәрендә оештырылган “Стоп, суррогат!” акциясе уңышлары белән уртаклашты. Республика властьлары ялган хәмер сату белән актив көрәш алып барды. Радий Фәрит улы ирешелгәннәрдә туктап калмаска чакырды.

Ул хәрәкәт активистларын закон рәвешендә якларга тәкъдим итте, мәсәлән, халык дружинасы туплап. Шулай ук бу актуаль проблемага халык арасында битараф булмаучыларның саны күп булуы белән уртаклашты. 22 кеше ялган хәмер сату һәм җитештерү нокталары хакындагы хәбәрләре өчен акчалата бүләкләр алды.
Хәтерегездә булуынча, ялган хәмер сату һәм җитештерү хакындагы хәбәре булган республикада яшәүче һәркем 2 мең сумнан 50 мең сумга кадәр акчалата бүләк алырга мөмкин иде. Суррогат белән актив көрәш алып бару аркасында ялган хәмердән агулану очраклары күрсәткечләре төште. Радий Хәбиров бу проектны дәвам итәргә ниятли.
“Тагы да бер тапкыр безнең гамәлләребезнең никадәр нәтиҗәле булуын әйтәсем килә. Әлеге моментка миңа 22 кешенең акчалата бүләк алуы хакында белешмә бирделәр. Мине кемдер гаепли инде, әмма бу акчалар артында коткарылган кеше гомерләре тора бит. Бу проектны дәвам итәргә кирәк”, - ди республика башлыгы.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Фото: pixabay.com
Читайте нас: