Тәрбиягә алынган балалар гел бакчада эшли, мәктәпкә йөрмиләр. Әни кеше аларны өйдә укыттыра, укытучылар атнага ике тапкыр өйгә килә.
Бу хатын олы малайны машина багажнигына салып йөртә, бау, уклау белән кыйный. Хатын малайны елганың тирән урынына алып кереп, башын суга тыгып, тончыктырып тора. Шуннан соң балада эпилепсия өянәге башлана, аны хастаханәгә салалар.
Авыл халкы бу хәлләрне күреп, тиешле органнарга хәбәр итә. Опека органнары тикшерү белән килә. Малайларның коточкыч шартларда яшәвен ачыклыйлар. Алар гараж идәнендә матрац өстендә йоклый. Балалар ябык һәм имгәнеп беткән.
Екатерина судта гаебен танымый. Ул үзенең гаепсез булуын раслап, балаларны кире алып кайтырга җыена, диелә хәбәрдә.