Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 февраль 2020, 00:37

Республикада "Урман ташучы" оператив-профилактик операциясе старт алды

Ул "Экология" гомумдәүләт проектының "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар, агач сатучылар һәм сатып алучылар үз килешүләрен документлаштырырга тиеш.

Агач белән алыш-бирешләр турында декларацияне тапшырмау яки вакытында тапшырмау, шулай ук агач белән алыш–бирешләр турында декларациядә ялган мәгълүмат бирү административ штраф салуга китерә: вазыйфалы кешеләргә – 20 мең сумга кадәр, эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә - 25 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә - 200 мең сумга кадәр.

Теләсә кайсы транспорт төре белән агач ташу озату документы булганда башкарылырга тиеш, анда милекче, йөк җибәрүче, йөк алучы, агач ташучы, аның күләме, декларация номеры, шулай ук транспорт чарасының дәүләт теркәү билгесе номеры күрсәтелергә тиеш.

Озату документы агач милекчеләре булган юридик берәмлекләр, шәхси эшкуарлар тарафыннан рәсмиләштерелә. Әлеге таләпләр гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен хәзерләнгән агачны ташуга кагылмый.
Фото: forest.bashkortostan.ru сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: