Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 февраль 2020, 13:25

Бу дөньяда бергә була алмадылар, каберләре янәш булачак...

Бөре шәһәрендә арендага алынган фатирда якты дөнья белән хушлашкан ике студентның үлемендә җилләткеч системаның төзек булмавы гаепле дигән фикергә килгәннәр.

19 яшьлек Радмир белән 14 яшьлек Линара (исемнәре үзгәртелде) ел ярым очрашып йөргән. Алар бер-берсенең әти-әнисе белән дә танышып өлгерәләр. Радмир Дүртөйледә яши, Бөрегә сөйгәне янына барып йөри. Фаҗига буласы көнне шәхси ягыла торган йортка тукталалар. Дустына шалтыратып андый ягулык белән ничек кулланырга кирәклеге турында сораша.
“Егет ягулыкны арттырган да өшемәс өчен җилләтү тәрәзәсен ябып куйган. Шуңа тончыкканнар да инде. Радмирны тәрәзә яныннан тапканнар, ул тәрәзәне ачарга уйлаган, әмма өлгерә алмаган”, - дип сөйләгән дусты Ильяс.
Йортның хуҗасы аларны 1 февральдә тапкан: Радмир телефонын алмый башлагач килгән.
Парны бер көнне бер урынга күмәчәкләр.
Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, тикшерү бара.
Читайте нас: