Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 февраль 2020, 13:50

Маша исемле кызны интернетта сатуга куйганнар

Чиләбе өлкәсендә бер кызны сату турындагы белдерүне сайтка биргәннәр. Әле өйгә кадәр китереп бирү мөмкинлеге булуын да искәрткәннәр.

Белдерү 2 февральдә сайтка урнаштырылган дип яза cheltv.ru. Маша исемле кызны 5 меңгә сатуга куйганнар. Белдерү сайтның "йорт һәм дача өчен" категориясендә "савыт-саба" дигән бүлегенә урнаштырылган.
Кызны сатарга Вячеслав И атлы берәү куйган. Игълан бирелгәннән соң озакламый алып атылса да, әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: