Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 февраль 2020, 22:45

Гашыйклар көне билгеләнергә тиеш түгел!

Депутат мәктәпләрдә бу бәйрәмне тыярга тәкъдим итте.

Дәүләт думасы депутаты Виталий Милонов Русия мәктәпләрендә Гашыйклар көнен билгеләп үтүне тыярга тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, бу бәйрәм мәктәп укучыларында мәхәббәт турында дөрес булмаган күзаллаулар уятырга мөмкин. Бу хакта "РИА-Новости" хәбәр итә.

Әлеге башлангычка Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка бәя бирергә тәкъдим ителде. Депутат мөрәҗәгатендә бәйрәмнең әһәмияте юклыгы ассызыклана.

Депутат, Гашыйклар көне "Ватан мәдәнияте традицияләренә каршы" һәм “яшьләрнең гармонияле үсеше өчен куркыныч", дип белдергән.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: