Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
18 февраль 2020, 11:10

Пенсионерларга алиментны балалары түләячәк

Русия Президенты Владимир Путин пенсионерларның балаларыннан һәм элекке ире яисә хатыныннан алимент алу хокукын беркетүче законга кул куйды. Гаилә кодексына тиешле үзгәрешләр кертелгән.#ВладимирПутин

Хокукый мәгълүмат порталында бастырылган документтан күренгәнчә, "иске" яшь чикләре нигезендә пенсия яшенә җиткән гражданнар туганнарыннан алимент алырга дәгъва итә ала. Хатын-кызлар - 55, ә ир-атлар 60 яшьтән алимент алырга хокуклы булачак.
Элегрәк закон проекты Русия Дәүләт думасы депутатлары тарафыннан ахыргы укылышта кабул ителгән иде. Башлангычның авторы, Дәүләт думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников хәбәр иткәнчә, законга төзәтмәләр кертү пенсия турындагы закон үзгәргәннән соң кирәк булган.

Яңа закон пенсия алды яшендәге гражданнарның социаль хокукларын яклауны тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Фото:Vestnik

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: